ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

      Норлат картлар һәм инвалидлар интернат йортында  23 февраль «Ватанны саклаучылар коне» – батырлык, намус hәм кыю халкымның бэйрэме үтте. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Бәйрәмдэ монда яшәп, социаль хезмәт алучыларга концерт оештырылды.

   

Февральнең 21ендэ, Мамадыш  муниципаль районының “Надежда” приютында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ярыш формасында оештырылган чара узды.

 

             22 нче  февраль 2019 нчы ел, җомга

       «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова « Ягез әле, егетләр!»  дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр “ Солдатка әни пирогы” акциясендә катнаштылар. Менэ инде сигез ел акциянең оештыручысы булып, “Түбән Кама хатын-кызлары " иҗтимагый оешмасы тора. Шәһәрнең битараф булмаган кешеләре солдатлар өчен татлы сыйлар - чәк-чәк әзерләделәр. “Балкыш” приюты карамагындагы балалар да тәрбияче Ираида Мадиярова белән бергә шәһәр акциясенә кушылырга булдылар. Алар тәрбияче белән тәмле күчтәнәчләрне, җыю урынына, Агросәнәгать көллиятенә алып килделәр. 23 февральдә, автобус солдат әти-әниләре һәм сый-хөрмәтләр белән, Мәскәүгә юл тотачак. Баллы посылка Преображенский полкында хезмәт итүче якташларга тапшырылачак. "Армиядә хезмәт итү-җиңел эш түгел. Татлы чәк-чәк аша безнең солдат якташларыбыз туган йортыбызның җылысын, Түбән Кама әниләренең назын тоеп яшәсеннәр иде", - дип уртаклашты Ираида Мадиярова.

21 февраль көнне “Надежда” социаль приют балалары өчен цирк коллективы “Джуманжи” тамашасын күрсәтте. Мәдәният йортында күргәннәре аларны сокландырды. Цирк тамашасы, куяннар, тутый кошлар, игуана, еланнар, клоуннар – кайбер сабыйлар өчен беренче тапкыр күрүләре иде. Чара балаларда күңелле тәэсир калдырды.

«Ватанны саклаучылар көне» бәйрәме алдыннан, Түбән Каманың «Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында, «Гаилә сукмаклары» программасы кысаларында, «Мин әтинен иң көчлесе» дигән спорт чарасы узды. Мондый чараларның максаты-әхлакый-патриотик сыйфатлар формалаштыру, якын кешеләргә, гаиләгә мәхәббәт, әтиләргә хөрмәт тәрбияләү. Балалар бик зур теләк белән спорт ярышларында һәм конкурсларда катнаштылар: үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр, бер-берсенә ярдәм итәргә теләк белдерделәр. "Спорт чарасында катнашучы балаларның барысы да алган энергия зарядыннан канәгать калдылар һәм Ватанны яхшы яклаучы булу өчен кыю, акыллы, кыю һәм игелекле булырга кирәк дигән фикергә килделәр", - дип шәрехләде тәрбияче Овсянная Г. В. һәм Сираҗетдинова Г. А.
«Һөнәри юнәлеш бирү калейдоскобы. Минем хыял һөнәрләрем " программасын тормышка ашыру кысаларында, “Балкыш” социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Тегүче" салон-ательесында булдылар. Балаларны салон хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар: экскурсия үткәрделәр һәм тегүче һөнәре турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләделәр. Озак гасырлар буе тегүченең төп эш коралы энэ иде. Энәләр ярдәмендә тегүчеләр тукыма яки тире кисәкләре беркетеләр, тукымада матур итеп чигәләр, төймәләр тагалар иде. Хәзер тегү машиналары тегүче хезмәтен шактый җиңеләйтә. Малайларга тегү машинасының ничек эшләвен, уймак һәм төрле төстәге җепләр ни өчен кирәклеген күрсәттеләр. Иң кыюлары үзләрен бу һөнәрдә сынап карарга уйладылар һәм тегү машинасы артына бастылар. Тегү остасы ярдәме белән машиналы җөйне башкардылар. Шулай ук балаларга тегүченең шәхси сыйфатлары турында сөйләделәр: куз төгәллеге, күрү сәләте, кулларның төгәл координациясе һәм фантазияле булу - бик мөһим. "Тегүче хезмәте-кеше эшчәнлегенең иң кыйммәтле сыйфатларын: иҗади якын килү, хезмәт сөючәнлек һәм җаваплы үтәүне сорый торган гаҗәеп һөнәр » - дип нәтиҗә ясады тәрбияче Ираида Мадиярова. "Тегү эше серләре” экскурсиясе эшче һөнәрләре елы кысаларында тегүче һөнәрен популярлаштыру максаты белән узды.
“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "“Танышыгыз, Кызыл китап !" -диеп исемлэнгән экологик дәрес узды. Өлкән төркем малайлары тәрбияче Галина Волкова белән бергә кешенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында презентация карадылар һәм “Кешеләр кайвакыт үзләре белмичә, күп үсемлекләр һәм хайваннарны юк итәләр, бу табигатьтәге экологик хәлнең начараюына китерә, хайваннар һәм үсемлекләр безнең планетада үлүен дәвам итә” – дигэн нәтиҗәгә килделәр. Алга таба балалар бу темага бәхәс оештырдылар һәм глобаль проблеманы хәл итү вариантларын тәкъдим иттеләр. Педагог фикеренчә, балаларда табигать мохитендә үз-үзеңне дөрес тоту турында гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.
“Балкыш " балалар приютында" Йортчылык академиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында " Коймак пешерәбез” дигән чара узды. Чарада өлкән төркем , урта төркем кызлары һәм нәни яшьтәге балалар төркеме катнашты. Мондый чараларның максаты булып балигъ булмаган балаларның, хезмәт һәм социаль-көнкүреш күнекмәләрен формалаштыру тора. Өлкән төркем кызлары тәмле коймак зерләү рецептларның иң уңаен кулландылар. Соңыннан барлык тәрбияләнүчеләрне, бал һәм чияле эчле, тәмле коймак белән сыйладылар. Балалар, эш барышында, уңай эмоцияләр генә түгел, киләчәктә аларга тормышта кирәк булачак тәҗрибә дә алдылар.

Мин армиягә хезмәт итәргә китәм

22нче февральдә  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә музыка җитәкчесе Городилова Н. Г., тәрбиячеләр Гыйләҗетдинова Г. Р., Полуэктова Л. В. реабилитантлар һәм  ата-аналар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мин армиягә хезмәт итәргә китәм" исемле  бәйрәм үткәрделәр. Алып баручы барлык ир-атларны котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм зур бәхет теләде. Аринаның бабасы һәм Ильнараның әтисе армиядә хезмәт иткәннәре турында сөйләделәр. Балалар янына кунакка Карлсон килде, ул да армиядә хезмәт итәргә җыенган икән. Балалар аны армиягә әзерләделәр. Аннары уйнадылар, мастер-класста катнаштылар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International