“Танышыгыз, Кызыл китап !" – “Балкыш” балалар приютында табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр

2019 елның 22 феврале, җомга
“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "“Танышыгыз, Кызыл китап !" -диеп исемлэнгән экологик дәрес узды. Өлкән төркем малайлары тәрбияче Галина Волкова белән бергә кешенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысы турында презентация карадылар һәм “Кешеләр кайвакыт үзләре белмичә, күп үсемлекләр һәм хайваннарны юк итәләр, бу табигатьтәге экологик хәлнең начараюына китерә, хайваннар һәм үсемлекләр безнең планетада үлүен дәвам итә” – дигэн нәтиҗәгә килделәр. Алга таба балалар бу темага бәхәс оештырдылар һәм глобаль проблеманы хәл итү вариантларын тәкъдим иттеләр. Педагог фикеренчә, балаларда табигать мохитендә үз-үзеңне дөрес тоту турында гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International