Норлат картлар һәм инвалидлар интернат йортында 23 февраль

2019 елның 22 феврале, җомга

      Норлат картлар һәм инвалидлар интернат йортында  23 февраль «Ватанны саклаучылар коне» – батырлык, намус hәм кыю халкымның бэйрэме үтте. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге көндәге буыны һəм Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар иде. Бәйрәмдэ монда яшәп, социаль хезмәт алучыларга концерт оештырылды.

     Котлау сүзе белән Норлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты          директоры чыгыш ясады:

     -Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телим. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!

    Бәйрәм бик күркәм мөнәсәбәттә үтте. Олыларга кечкенә бүләкләр тапшырылды, кәефләре күтәренке калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International