“Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында Веста “Үзәге” психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 ата-ана арасында «Баланың гаиләдән читләшү дәрәҗәсе шкаласы» методикасы ярдәмендә ата-аналарның үз балаларына булган мөнәсәбәтләрен өйрәнү максатыннан төркемле психодиагностика үткәрде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, “Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында, Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы 5 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен “Ватанны саклаучыларга дан җырлыйбыз” дип аталган котлау чарасы уздырдылар.
2019 елның 22 февраль көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Багаутдинова Шәмсеҗихан Фатхулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Шәмсеҗихан апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
21 февраль – Халык-ара туган тел көне. Бу көнне төрледән-төрле кызыклы чаралар уза. Шул уңайдан, халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Исток -Башлангыч” үзәгендә дә эчтәлекле чара булып узды. Үзкнең социаль педагоглары Наталья Ташлинцева һәм Тамара Тимофеева алар карамагында булган балаларны һәм аларның әниләрен әкият дөньясына дәште. Бергәләшеп алар бу көнне “Шүрәле” әкиятен сәхнәләштерде. Кем генә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен белми дә, яратмый икән? “Чын татар ул беркайчан да югалып калмый”, - диде әкияттә катнашкан бер егет.
“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Ватанны саклаучылар көне” үткәрелде
22 нче февраль 2019 нчы ел, җомга
Һәр елны, кыш ахырында, 23 февральдә, без Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Бу ир-атларга кыюлык, батырлык, намуслылык турында тагын бер кат искәртү мөмкинлеге. Ир-атлар Ватаныбызны саклаучылар булып саналалар. «Әти һәм Ватан» дигән сүзләр дә юкка түгел: алар бер-берсенә бик якын. Ватан-ул безнең ил. Бу шулай ук Ватан өчен үзен аямаган, ахыргача хәрби бурычына тугры калган барлык кешеләрне искә алу көне дә. Бөтен дәвердә Россия бәйсезлекне, Ватанны намусын һәм абруен саклап калган сугышчыларны данлаган. Шуңа күрә бәйрәм кысаларында интернат-йортта «Мин бу юлны намус белән башкарам " дип аталган бәйрәм чарасы үткәрелде. Барлык ир-атлар хөрмәтенә җырлар яңгырады, шигырьләр башкарылды. Хәрби темага викторина үткәрелде. Бәйрәм барысына да бик ошады.
Җәлил картлар һәм ивалидлар йортында - "Изотерапия».
21нче февраль көнне Кукмара муниципаль районы Иске Оча авылында яшәүче, 2017 нче елдан “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәтләрдән файдаланучы Роза Степан кызы Зайцева үзенең сиксән яшен каршылады.
Юбилярны бу истәлекле көне белән “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгечлэре Алсу Рашит кызы һәм Гөлзада Вагап кызы, социаль хезмәткәре Любовь Александр кызы котладылар. Юбилярга озын гомер, сәламәтлек теләп, котлап истэлекле бүләк тапшырдылар.
Роза Степан кызы кунакларга үзенең тормышы турында сөйләде, узенә күрсәткән хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк эшчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
2019 елның 22 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау максаты белән “Бәхетсезлеккә - юк” дигән профилактик әңгәмә үткәрделәр.
“Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан, 21 февраль көнне, «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та бәйрәм концерты булып узды. Аны “Ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2018” Республика бәйгесе финалисты Светлана Селантьева, Чистай Выселкасы авылы культура йортында эшләп килүче “Светёлка” ансамбленең җитәкчесе, “Ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2017” Республика бәйгесе җиңүчесе Марина Тукова оештырды.