Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Гүзәлия Вәлиева курчаклар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Курчаклар-обереглар һәркем өчен дә зур кызыксыну уятты. Аларны элек-электән йортны саклау, гаиләне ныгыту һәм тумышы белән элемтәләр урнаштыру өчен ясыйлар.
2019 нчы елның 20 нче февралендә һөнәрләр елы уңаеннан 8 нче санлы социаль участокта “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Марина Вахрушева “Һөнәр сайлау нигезләре” курсы кысаларында 8-13 яшьлек 12 бала арасында “Кем булырга” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: һөнәрләр турында күзаллау бирү, эшчәнлекнең билгеле бер төренә сәләтне ачыкларга, эшчәнлекнең төрле төрләре белән кызыксынырга, үз һөнәренең киләчәге турында уйланырга ярдәм итү.
Хәзерге вакытта торак белән бәйле мәсьәләләр иң катлаулы һәм авыр чишелә торган булып санала. Торак мәсьәләсе - бер тапкыр барып кына хәл итеп була торган мәсьәлә түгел, ул үзенә даими игътибар таләп итә. 2019 нчы елның 18 нче февралендә «Веста» Үзәгендә Түбән Кама шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте бүлеге хезмәткәрләре белән очрашу узды.
2019 елның 20 нче февралендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым " халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән беренче төркемле чара уздырылды.
Балалар өчен «Дуслар арасында» дигән уен программасы үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар һәм барлык тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр. Әти-әниләр үз куллары белән панно ясадылар.
Чара чәй эчү белән тәмамланды. Ата-аналар һәм балалар аралашу, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләү һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлегенә ия булдылар.
2019 елның 20 нче февралендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым " халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән беренче төркемле чара уздырылды.
Балалар өчен «Дуслар арасында» дигән уен программасы үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар һәм барлык тәкъдим ителгән биремнәрне үтәделәр. Әти-әниләр үз куллары белән панно ясадылар.
Чара чәй эчү белән тәмамланды. Ата-аналар һәм балалар аралашу, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләү һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Ватанны Саклаучылар көне
21 февраль 2019 ел
Россиядә Ватанны саклаучылар көнендә төрле яшьтәге ир-атларны котлау кабул ителгән. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында традиция буенча ел саен интернатта яшәүче барлык ир-атларны котлыйлар һәм алар өчен бәйрәм чарасы оештырыла. Быел социаль эш буенча белгеч Мустафина Гүзәл «Ягез әле, бабайлар! " дигән конкурс әзерләде. Конкурста 4 конкурсант көч сынашты. Бу бабайлар –тәҗрибә туплаган, актив тормыш белән яшәүчеләр, зирәк өлкән яшьтәге кешеләр. Оештыручы тарафыннан бик күп кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Катнашучылар җыр, шигыръ, бию, бәрәңге әрчү, уйлап табу һәм башка конкурсларда үзләрен сынадылар. Конкурс ахырында жюри йомгак ясады һәм җиңүчеләрне билгеләде. Тарасов Сергей һәм Бабашев Газинур беренче, ә Якимов Виктор һәм Миңнуллин Ринат икенче булдылар. Барлык катнашучылар да үзләренең тапкырлыгын, үткенлеген һәм зирәклеген күрсәттеләр!
2019 нчы елның 19 нчы февралендә Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрәтү үзәгенең социаль – тернәкләндерү бүлегендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәргә психолог Зыятдинова Р.Т. бию терапиясе дәресләре уздырды. Бию терапиясе - өлкән яшьтә дә уңышлы кулланыла торган, психологик проблемаларны бетерү өчен, универсаль куркынычсыз ысул булып тора.
2019 елның 21 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Табигать күренешләре” викторина булып узды.
2019елның 20 февралендә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлге хезмәткәре тарафыннан “Минем йортым-минем ныгытма” программасы кысаларында “Без-булачак сакчылар” темасына унике балигь булмаган балалар өчен чара үткәрелде. Чара лекция һәм викторина формасында узды. Анда булачак солдатлар, аларның өстенлекләре һәм хәрби хезмәт турында сөйлэнде.
Чара ахырында балаларга буләкләр тапшырылды, балалар оештыручыларга кызык хәм эчтәлекле чара өчен рәхмәт әйттеләр.