«Юлдаш»та «Ватанны саклаучылар көне”н билгеләп үттеләр.

2019 елның 22 феврале, җомга

“Ватанны саклаучылар” көне уңаеннан, 21 февраль көнне, «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та бәйрәм концерты булып узды.  Аны “Ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2018” Республика бәйгесе финалисты Светлана Селантьева, Чистай Выселкасы авылы культура йортында эшләп килүче “Светёлка” ансамбленең җитәкчесе, “Ана һәм гаилә матурлыгы “Нечкәбил-2017” Республика бәйгесе җиңүчесе Марина Тукова оештырды.

Концертны алып баручылар, катнашучылар тамаша кылырга килгән социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны  сәламләделәр, залда утыручы һәр кешегә күтәренке кәеф теләп, җылы сүзләр әйттеләр. Халык телендә популярлашып, инде күп еллар көйләнгән җырларны тамашачылар белән бергә башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International