Батырлык һэм намус бәйрәме Мамадыш  муниципаль районының “Надежда” приютында

2019 елның 22 феврале, җомга

   Февральнең 21ендэ, Мамадыш  муниципаль районының “Надежда” приютында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ярыш формасында оештырылган чара узды. Бәйрәм өч команданың көч сынашуы, патриотик рухтагы җыр- бию, кичәгә чакырылган кунаклар чыгышы белән үрелеп барды.

   Чара барышында, кайнар нокталарда хәрби бурычын үтэп, туган илгә исән-имин әйләнеп кайткан Сибгаев Ильгиз Кәримулла улы узенең хәтирәләре белән уртаклашты.

    Кичә ахырында балалар барлык ир-атларны бәйрәм белән котлап,  үзләре әзерләгән бүләкләр тапшырдылар.             

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International