Түбән Кама социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Солдатка әни пирогы” акциясендә катнаштылар

2019 елның 22 феврале, җомга
“Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр беренче тапкыр “ Солдатка әни пирогы” акциясендә катнаштылар. Менэ инде сигез ел акциянең оештыручысы булып, “Түбән Кама хатын-кызлары " иҗтимагый оешмасы тора. Шәһәрнең битараф булмаган кешеләре солдатлар өчен татлы сыйлар - чәк-чәк әзерләделәр. “Балкыш” приюты карамагындагы балалар да тәрбияче Ираида Мадиярова белән бергә шәһәр акциясенә кушылырга булдылар. Алар тәрбияче белән тәмле күчтәнәчләрне, җыю урынына, Агросәнәгать көллиятенә алып килделәр. 23 февральдә, автобус солдат әти-әниләре һәм сый-хөрмәтләр белән, Мәскәүгә юл тотачак. Баллы посылка Преображенский полкында хезмәт итүче якташларга тапшырылачак. "Армиядә хезмәт итү-җиңел эш түгел. Татлы чәк-чәк аша безнең солдат якташларыбыз туган йортыбызның җылысын, Түбән Кама әниләренең назын тоеп яшәсеннәр иде", - дип уртаклашты Ираида Мадиярова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International