21 февраль көнне “Надежда” социаль приют балалары өчен цирк коллективы “Джуманжи” тамашасын күрсәтте. Мәдәният йортында күргәннәре аларны сокландырды. Цирк тамашасы, куяннар, тутый кошлар, игуана, еланнар, клоуннар – кайбер сабыйлар өчен беренче тапкыр күрүләре иде. Чара балаларда күңелле тәэсир калдырды.