2019 елның 26 февралендә «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче кызлар һәм егетләр Яшел Үзән механика көллиятендә Ачык ишекләр көнендә булдылар.
Террорчылар бүген бөтен континентларда диярлек тыныч гражданнарга каршы сугыш алып баралар. Заложникларны кулга алу яки шартлау, кызганычка каршы, уникаль вакыйгалар булудан туктады. Бу бәла Россияне дә читләтеп узмады – без соңгы еллардагы фаҗигале вакыйгаларны, гражданнарыбызның кайгыларын һәм ачуын барыбыз да хәтерлибез.
Терроризм-иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Бандитлар аны явыз максатларына ирешү өчен эшлиләр
2019 нче елның 27 февралендә картлар hәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә тагын бер тапкыр террорга каршы куркынычсызлык турында сөйләшү-аңлату үткәрелде, шикле әйберләргә тап булганда яки тоткынлыкка эләккән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Әлеге темага презентация, видеороликлар күрсәтте.
27 нче февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучылар өчен “Сак булыгыз, ГРИПП!” дигән видеомарафон үткәрде.
Агымдагы елның 27 нче февралендә “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сак булыгыз, грипп!” дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әлеге чараның максаты- авыруның килеп чыгу сәбәпләре, аннан саклану, кисәтү чаралары белән танышу иде. Әңгәмә ахырында тернәкләнүчеләр шушы тема кагылышлы видеоролик карадылар.
2019 елның 26 февралендә Минзәлә муниципаль районының «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге һәм ата-аналар катнашында киңәйтелгән ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум узды. Консилиум эшендә «Тургай» приютының 7 белгече, шулай ук Зәй муниципаль районының «Шатлык «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең чакырылган белгечләре: мөдире Грузинцева И. А., психолог Каменская В. И., социаль эш буенча белгеч Якупова Г. Н., балигъ булмаганнар эшләре һәм хокукларын яклау буенча комиссия белгече Галләмова А. Г. катнаштылар.
26 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә цифрлы телевидениене кабул итү өчен куллану җиһазларын урнаштыру һәм җайга салу мәсьәләләре буенча волонтерларга уку оештырылды. Бу укуда «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр катнашты.
Курс ахырында һәр волонтерга махсус таныклык бирделәр, ул аларга цифрлы телевидениене тоташтыруда халыкка ярдәм күрсәтү хокукы бирә.
2019 елның 26 нче февралендә Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Тукай картлар һәм инвалидлар интернат йорты» социаль хезмәтләр алучылары Гибадуллин Нагимулла Зиннат улы, Ямалеев Рафик Рафаил улы "Тукай муниципаль районының Яшүсмерләр клубы «Муниципаль бюджет учреждениесендә узган Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт чарасында катнаштылар. Волейбол, футбол, баскетбол, дартс һәм ату буенча ярышлар узды. Чарада катнашучыларның барысы да бүләкләр алды.
Ватанны саклаучылар көне-ул батырлар бәйрәме, алар ярдәмендә без бүген тыныч күк астында яшибез. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына иң ихлас котлау сүзләре җиткерелде. Безнең приют карамагындагы балалар берничә ел дәвамында Камил абый һәм Флера апа Нурислам абый һәм Гөлбикә апа гаиләләре белән аралашалар. 23 февраль бәйрәменә дә балалар зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Балалар ветераннарны котладылар, үз куллары белән ясалган картина һәм открытка бүләк иттеләр. Озак яшәгез, кадерле ветераннар, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!
2019 елның 26 февраль көнне Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна театр елы уңаеннан “Бармак театры” шөгыле үткәрде.
“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар өчен «Күләмле чәчәк» дигән мастер-класс үткәрелде. Кәгазьдән декоративные чәчәкләр ясалган иде. Бу процесс белән «Олимп» балалар иҗаты үзәге белгечләре җитәкчелек итте. Балалар да эшкә кушылды. Алар ата-аналарга чәчәкләр ясарга булыштылар. Барысы да алган нәтиҗәдән канәгать калды.