Агымдагы елның 27 нче февралендә “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Сак булыгыз, грипп!” дип исемләнгән әңгәмә булып узды. Әлеге чараның максаты- авыруның килеп чыгу сәбәпләре, аннан саклану, кисәтү чаралары белән танышу иде. Әңгәмә ахырында тернәкләнүчеләр шушы тема кагылышлы видеоролик карадылар.