Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды.

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе
2019 елның 27 февралендә Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды. Социаль хезмәт күрсәтү белгече Имамутдинова Л.М.  катнашучыларны экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды, терроризм һәм экстремизмны кисәтүгә юнәлдерелгән лекция укыды. Социаль хезмәт алучылар тоткынга алучылар һөҗүм иткән очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар һәм шартлаткыч янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләнде, шулай ук терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча хәбәр итү өчен ашыгыч һәм махсус хезмәтләр телефоннары бар икәне дә искәртелде. Терроризмның төрле төрләре буенча мисаллар китерелдевидиороликлар каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International