Ватанны саклаучылар көне-ул батырлар бәйрәме, алар ярдәмендә без бүген тыныч күк астында яшибез. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннарына иң ихлас котлау сүзләре җиткерелде. Безнең приют карамагындагы балалар берничә ел дәвамында Камил абый һәм Флера апа Нурислам абый һәм Гөлбикә апа гаиләләре белән аралашалар. 23 февраль бәйрәменә дә балалар зур рәхмәт һәм хөрмәт хисләре белән ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар.
Балалар ветераннарны котладылар, үз куллары белән ясалган картина һәм открытка бүләк иттеләр. Озак яшәгез, кадерле ветераннар, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!