26 февраль көнне Балтач мәдәният үзәгендә цифрлы телевидениене кабул итү өчен куллану җиһазларын урнаштыру һәм җайга салу мәсьәләләре буенча волонтерларга уку оештырылды. Бу укуда «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләр катнашты.
Курс ахырында һәр волонтерга махсус таныклык бирделәр, ул аларга цифрлы телевидениене тоташтыруда халыкка ярдәм күрсәтү хокукы бирә.