Террорчылар бүген бөтен континентларда диярлек тыныч гражданнарга каршы сугыш алып баралар. Заложникларны кулга алу яки шартлау, кызганычка каршы, уникаль вакыйгалар булудан туктады. Бу бәла Россияне дә читләтеп узмады – без соңгы еллардагы фаҗигале вакыйгаларны, гражданнарыбызның кайгыларын һәм ачуын барыбыз да хәтерлибез.
Терроризм-иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Бандитлар аны явыз максатларына ирешү өчен эшлиләр
2019 нче елның 27 февралендә картлар hәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә тагын бер тапкыр террорга каршы куркынычсызлык турында сөйләшү-аңлату үткәрелде, шикле әйберләргә тап булганда яки тоткынлыкка эләккән очракта нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатылды. Әлеге темага презентация, видеороликлар күрсәтте.