ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 27 февралендә Чирмешән муниципаль районының дәүләт бюджет оешмасы «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Доброе сердце»да Чирмешән район үзәк хастаханәсенең медпрофилактика табибы Минеголова Зилә Мисбах кызы «Гриппны профилактикалау» темасына әңгәмә үткәрелде. Ул грипп белән чирләгәндә нәрсә эшләргә кирәклеге, гриппны профилактикалау кагыйдәләре турында сөйләде. Лекциядә 18 кеше катнашты

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта «Менә дигән балалар» дигән чара үткәрде.

Бүгенге җәмгыятьнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы проблемаларының берсе-яшүсмерләр арасында хокук бозулар проблемасы. Кызганычка каршы, яшь чакта һәр кеше дә кылган гамәлләрнең  авыр һәм кайвакыт авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми.


27
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 27 февраль көнендә тәрбияче Мобәрәкова Э.В. белән «Куңелле чаңгы  ярышы» дигән тема астында балалар ярышы уткәрелде. Балаларга һәм тәрбияче бу ярыштан бик кәнәгать булып калды.  

Без барыбыз да белгәнчә, уенчык баланың беренче туган көненнән башлап алыштыргысыз юлдаш булып тора. Аны махсус олылар тәрбия максатларында сабыйны  тормышта иҗтимагый мөнәсәбәтләргә әзерләр өчен булдыра. "Минем уенчыкларым» темасына дәресне хезмәт буенча инструктор Гүзәл Галиуллина 10 бала һәм аларның ата-аналары арасында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында үткәрде.

  2019 нчы елның 27 нче февралендә Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында  өлкәннәр белән специалистлар чәчәк орлыклары чәчтеләр.

Арчаның “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә салкын тию авыруларына каршы профилактик чара үткәрү дәвам ителә.

2019 елның 27 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Зарарлы – файдалы” дигщн видео  дәрес үтте.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты коллективы, театр елы кысаларында, Т. Миңнуллинның «Алты кызга бер кияү» спектаклен Лесхоз авыл клубында сәхнәләштерде.

 Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Куркынычсызлык мәктәбе» программасы кысаларында дәрес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International