“Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә “Сак булыгыз, ГРИПП!” дигән видеомарафон

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

27 нче февраль 2019 нчы ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова социаль хезмәт алучылар өчен “Сак булыгыз, ГРИПП!” дигән видеомарафон үткәрде.

Чараның максаты: сезонлы  грипп һәм КРВИ профилактикасын тәэмин итү, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә аңлы карашны формалаштыру.

Русия Федерациясендә бу ел фасылы өчен хас грипп һәм КРВИ белән авыручылар санының эпидемия сезоны дәвам итә. Шул уңайдан белгеч, Русияның кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән видеосюжетлар ярдәмендә социаль хезмәт алучыларга грипп һәм КРВИ йоктырудан үз-үзләрен һәм якыннарын ничек сакларга кирәклеге турында искә төшерде. “Грипп һәм аның куркыныч яклары?”, “Грипп белән авырганда нәрсә эшләргә?”, “Балаларны  вирустан ничек сакларга?”, “Грипптан үзеңне ничек сакларга?” - дигән темалар белән таныштырды. Аннары барысы бергә гриппны профилактикалау кагыйдәләре турында җентекләп фикер алыштылар.

 Чарада 16 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International