2019 елның 26 февралендә «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче кызлар һәм егетләр Яшел Үзән механика көллиятендә Ачык ишекләр көнендә булдылар. Чараның максаты – һөнәрләр белән танышу, үз теләкләре буенча эш урынын сайлау. Кайбер балалар булачак һөнәрләрен ачыкладылар: кызлар пешекче һәм логист һөнәрләрен сайладылар, ә малайлар – автомеханик, суднолар төзүче һәм программист.