Зәйдә педагоглары һәм психологлары 8 нче сыйныф укучылары өчен “Шәхес иреге һәм җаваплылык” тренингы үткәрделәр.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Бүгенге җәмгыятьнең иң катлаулы һәм шул ук вакытта каршылыклы проблемаларының берсе-яшүсмерләр арасында хокук бозулар проблемасы. Кызганычка каршы, яшь чакта һәр кеше дә кылган гамәлләрнең  авыр һәм кайвакыт авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетерми.

Яшүсмерләр үзләренең кирәклекләрен тоярга омтыла, аларда көндәшлек, лидерлык рухы барлыкка килә. Шуңа күрә бу чорда яшүсмергә үз-үзен аңларга ярдәм итүче кешенең булуы бик мөһим.

25 февраль көнне, социаль- тискәре күренешләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау атналыгы кысаларында, үзләре һәм кылган гамәлләре өчен җаваплылык формалаштыру максатыннан, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге педагоглары һәм психологлары 6 нчы мәктәпнең  8 нче сыйныф укучылары өчен “Шәхес иреге һәм җаваплылык” тренингы үткәрделәр.

Укучылар хокук бозу, закон, хокук һәм бурычлар, җаваплылык төшенчәләре белән таныштылар. Хокук бозулар һәм ялгышлыклар аркасында килеп туган хәлләрдән дөрес чыгу юлларын табарга тырыштылар.

Тренинг яшүсмерләргә тормыш турында һәм кылган гамәлләре өчен җаваплылык турында җитди уйланырга этәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International