Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 2019 нчы елның 22 нче феврале көнне “Веста” Үзәгенең социаль педагоглары Лилия Курбатова һәм Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 34 бала һәм аларның ата-аналары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Корабльләр сугышы” дип аталган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Максат: гражданлык – патриотик хисләр, коллективизм тәрбияләү, балаларның физик һәм иҗади сәләтләрен үстерү.
Чара малайлар һәм аларның әтиләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлау сүзләре белән башланып китте. Шуннан соң җитезлек, көч һәм акылга юнәлдерелгән биремнәрне үтәү өчен катнашучылар төрле командаларга бүленделәр һәм атом су асты көймәсе һәм авианосец сурәтләнгән пазллар җыйдылар, әзер хәрефләрдән «Ватан» һәм «Россия» сүзләрен җыйдылар, ябык күз белән «каршылыклар – су асты рифлары»н уңышлы үттеләр, тизлеккә отжимание ясадылар. Җиңүгә омтылыш чара башыннан ахырына кадәр барды. Ә ата-аналар кызлар белән бергә актив җанатарлар булдылар, алар өчен хәрби тематикага табышмаклар һәм викторина әзерләнгән иде.
Чара җиңүчеләрне бүләкләү һәм котлау белән тәмамланды.