26 февраль 2019 ел., сишәмбе
26 нчы февраль көнне Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Тукай районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЭПУ Челныгаз, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә план буенча күчмә чара уздырдылар. Чара барышында профилактик әңгәмәләр үткәрелде, Күзәтчелек эшчәнлеге инспекторлары авыр тормыш ситуациясенә эләккән гражданнарга электр приборларын, газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шулай ук янгын чыккан очракта гамәл таләпләрен үтәргә кирәклеген аңлаттылар. Гражданнарның элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен белүе, янгын чыгуга юл куймаска, ә кайбер очракларда, кешенең гомерен саклап калырга мөмкин.