«Менә дигән балалар». «Веста» Үзәге.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 11 нче санлы социаль участокта «Менә дигән балалар» дигән чара үткәрде. Максат: патриотик хисләр һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Чара башында балалар «Ватанны саклаучылар көне» һәм аның тарихы турында белделәр. Хәрби һөнәрләр белән таныштылар. Аннары малайларга “Десантниклар” һәм “Танкистлар” командаларына бүленеп, «Рус солдатлары акыл һәм көч белән бай» конкурс уенында катнашырга тәкъдим ителде. Алар тематик табышмаклар чиштеләр, такмаклар иҗат иттеләр, төрле мәкальләр төзеделәр, тизлеккә һава шарларын кабарттылар, сәәпләр тектеләр, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәттеләр, кәгазьдән самолетлар һ.б. ясадылар. Аларга җанатарлар ярдәм итте, алар да сорауларга җавап бирделәр һәм командаларга баллар китерделәр. Уен нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.

Чара кызыклы һәм күңелле узды, барлык катнашучылар да канәгать калдылар, яңа тәэсирләр алдылар. Балалар истәлекле бүләкләр, татлы бүләкләр алдылар һәм бер-берсен бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International