Арчаның “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә салкын тию авыруларына каршы профилактик чара үткәрү дәвам ителә.

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә салкын тию авыруларына каршы профилактик чара үткәрү дәвам ителә. Өлкән шәфкать туташы Лилия Хурамшина һәм тәрбияче Филсинә Гарафиева грипп һәм ОРВИ авыруларына каршы профилактик әңгәмә үткәрде. Дәрестә балалар мамык һәм марледан эшләнгән бәйләнмә белән таныштылар. Бу бәйләнмә һава аркылы йога торган торле йогышлы авырулаврдан саклануның иң гади чарасы буларак кулланыла. Балалар мондый бәйләнмә ярдәмендә йогышлы авырулардан һәм бактериялардан сакланып булганын белделәр. Дәрес азагында балалар гади профилактик чараларны кабатлады. Мондый чараларга куллар юу, иртәнге гимнастика, саф хавада йөрү керә. Балалар бу чараларга карата рәсемнәр ясады. Белгеч әйтүенчә, мондый дәресләр балаларны, гади профилактик чаралар кулланып,сәламәтлекләрен ныгыту остендә эшләргә җәлеп итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International