Арчаның «Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре “Майлы коймак-язны каршы алу” дигән спорт-күңел ачу чарасы уздырдылар. Театральләштерелгән тамаша, саф һавада спорт уеннары белән аралашып оештырылды. Язны каршы алу бәйрәмендә балалар майлы коймак һәм самовардан чәй белән сыйландылар .Әлеге чара балаларның хәрәкәт активлыгын үстерүгә, уңай кәеф тудыруга ярдәм итте. Мондый бәйрәмнәр балаларны берләштерә һәм бердәмләштерә, шулай ук әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрен киңәйтә һәм тулыландыра, халык традицияләренә мәхәббәтне үстерә.