“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Инсульт авыруы профилактикасы” дигән лекция

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

4 нче март 2019 нчы ел, дүшәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек саклау оешмалары белән үзара хезмәттәшлек кысаларында 4 нче сырхауханәнең табиб-кардиологы Айгөл Латыйпова “Инсультны профилактикалау һәм реабилитацияләү" дигән темага лекция уздырды.

Чараның максаты: төрле авырулар белән гражданнарны тернәкләндерүдә үзара хезмәттәшлекне ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу иде.

Табиб тарафыннан "Инсультны профилактикалау" слайд–презентациясе тәкъдим ителде, ул аңлатмалар һәм тәҗрибә үрнәкләре белән үрелеп барды. Соңыннан, авыруны тернәкләндерү алымнары һәм профилактикалау ысуллары турында әңгәмә булды.

Чара ахырында үзәк белгечләре табибка тирән итеп бирелгән материал өчен рәхмәт белдерделәр һәм әлеге учреждение белгечләре белән алга таба да хезмәттәшлек итүләрен теләделәр.

       Чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International