2019 елның 2 мартында Балтачның үзәк урамында һәм Чепья авылында бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәне бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр көтте, чөнки анда яшелчә, ит, терлек һәм кош-корт өчен фураж әзерләргә мөмкин. Өлкән буынга хезмәт күрсәтү уңайлы булсын өчен Балтачта социаль такси эшләде. Социаль такси эшләвендә Балтач районының “Наз” үзәге социаль хезмәткәрләре катнашты.