2019 нчы елның 26 нчы феврале көнне “Веста” Үзәгендә “Бакчачылык” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен “Бакчагызның дизайны” дип аталган дәрес үткәрелде. Максат: Ландшафт композициясе төзү кагыйдәләренә һәм алымнарына өйрәнү.
Дәреснең теоретик өлешендә белгеч альпий тауларын үз куллары белән ясарга: урын сайларга, котлован казырга, дренаж ясарга өйрәтте, таш җәю, грунт салу кебек эшләр турында сөйләде. Иң катлаулы һәм мөһим адым булып үсемлекләрне утырту тора, шуңа белгеч әлеге өлешкә тулырак тукталды. Дәрестә катнашучылар башта тауның югары өлешендә куаклар һәм агачлар утыртырга, аннары күпьеллык үләннәр утыртырга кирәклеген белделәр. Альпий тавы ел әйләнәсендә отышлы һәм кызыклы итеп күрсен өчен үсемлекләрне уйлап утыртырга кирәк. Хәтта кышын да альпий тавында ылыслы үсемлекләр: можжевельник, туя, тау нараты үссә, ул бик матур күренәчәк. Альпий тавында шифалы үләннәр: шалфей, розмарин, бадан, чабрец та үстерергә була.
Дәреснең гамәли өлеше «Альпий тавының моделен булдыру» дип аталды. Дәресләрдә катнашучылар флористик губка, ясалма чәчәкләр, таш һәм башка кул астындагы материал ярдәмендә үзләрен алпий тавын ясауда сынап карый алдылар. Иҗат һәм фантазия хатын-кызларга аларның эшләрен оештыруда ярдәм итте.