“Гомуми эш” гомумроссия проекты кысаларында “Веста” «Үзеңне сакла» дигән чара-кинотренинг үткәрелде

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

“Гомуми эш” гомумроссия проекты кысаларында 2019 нчы елның 28 нче феврале көнне “Веста” Үзәге белгече Римма Борисова 10-12 яшьлек 16 бала өчен «Үзеңне сакла» дигән чара-кинотренинг үткәрде. Максаты: зарарлы матдәләрнең кеше организмына тискәре йогынтысы турында белемнәрне формалаштыру.

Дәрес башында белгеч катнашучыларны сәламләде һәм әлеге очрашуда кеше сәламәтлегенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы турында сөйләшәчәкләрен әтеп үтте. Аннан соң балалардан сәламәтлек нәрсә ул һәм ул сезгә ни өчен кирәк, дип кызыксынды. Викторина барышында балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр: чәйнәү сагызы һәм тәмәке тарту чыннан да сәламәтлеккә зыян китерәме һ.б.

Дәрес ахырында нәтиҗә ясалды: үз сәламәтлегеңә сакчыл карарга, зарарлы гадәтләрне булдырмаска тырышырга кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International