1 март көнне ДКО “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты” тәрбиячесе Дәүләтҗанов А. Ю. җитәкчелегендә "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл!” дип исемләнгән уен программасы оештырылды . Әлеге чарада 5 укучы катнашты.
Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Дәрес башында балалар тәнне җылытуга бәйле булган комплекслы күнегүләр ясадылар. Әлеге программада «Иң төзе», «Обруч ярдәмендә су кичү», «Елан», «Казлар йөреше» кебек бәйгеләр үткәрелде.
Балалар зур кызыксыну белән конкурсларда катнаштылар. Барлык катнашучылар да көн буена җитәрлек уңай энергия һәм оптимизм белән сихәтләнделәр.