Балтач муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан социаль карамакта торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейдлар оештырылды.
Әлеге чарада «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, газ хезмәтләре хезмәткәрләре катнашты.
Һәр йорт белән көнкүрештә газ куллану турында әңгәмәләр, ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы турында инструктажлар үткәрелде. Тикшерү барышында йорт хуҗалыкларындагы газ һәм мич җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелде. Ачыклаган җитешсезлекләрне вакытында бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күреләчәк.