Тукай муниципаль районының «Шәфкать» үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән чара үткәрде

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 нче елның 13 нче мартта  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше»темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

Йөкле хатыннар белән гамәли дәрес бала белән эмоциональ бәйләнешне җайга салуга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары - йөклелек вакытында бала белән аралашу вариативлыгын киңәйтү, психоэмоциональ халәтне стабильләштерү.

Әлеге чарада 7 йөкле хатын-кыз катнашты.

Гамәли дәрес вакытында психолог йөкле хатыннарга ана көндәлеге кертергә тәкъдим итте, «Бала белән аралашу тылсымы» дигән релаксация үткәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International