Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсе шәфкать туташы Гарипова А.Т. 13 нче мартта социаль хезмәтләр алучыларга гриппны дәвалау һәм профилактикалау буенча клиник тәкъдимнәр турында әңгәмә үткәрде. Гриппның һаман да актуаль булуы хакында сөйләде. Вакцинацияләр үткәрүгә карамастан, бигрәк тә халыкның яклауга мохтаҗ төркемнәре арасында үлем очраклары теркәлүе хакында искәртте.