“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Чисталык - сәламәтлек нигезе” дигән дәрес үткәрелде

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

2019 елның  13 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Чисталык - сәламәтлек нигезе”  дигән дәрес үткәрелде. Дәреснең  максаты балаларның сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен формалаштыру,гигиена процедураларының кирәклеген аңлауны үстерү, сәламәтлеккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышында балалар чисталык турында шигырьләр укыдылар. Гигиена процедуралары һәм аларны үтәү кеше сәламәтлегенә яхшы йогынты ясый дигән нәтиҗәгә килделәр.

Дәрес ахырында викторина сорауларына җавап бирделәр, спорт һәм сәламәтлек турында табышмаклар чиштеләр.

Дәрестә 20 бала катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International