Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре «Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»дигән профилактик чара уздырдылар. Балаларга гадәттән тыш хәл, ә нәкъ менә янгын турында аңлаттылар. Аннан соң балаларга янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Тернәкләндерү үзәге буенча экускурсия үткәрелде, балалар янгын куркынычсызлыгы буенча стендларны, янгын краны һәм янгын сигнализациясен карадылар. Шулай ук балаларга өстәмә чыгу урыннарының кайда булуын һәм янгын килеп чыкканда нинди юнәлешләрдә хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлаттылар. Тәрбиячеләр сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыралар һәм экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын табырга ярдәм итә.