13 нче мартта “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Кәефсезлеккә бездә урын юк” исемендә өлкән шәфкатҗ туташы Сахабиева Нурия тарафыннан чара үткәрелде.
Бу чара кешенең психокофизиологик торышын яхшыртуга этәргеч бирә. Интернатта яшәүчеләребез өчен мондый чара атна саен үткәрелә. Ни өчен дигәндә, уен рәвешендә алып барылган бу чара, өлкәннәребездә активлык үстерүдә, игътибарны арттыруда бик зур өлеш алып тора. Шулай ук бер-берсе белән аралашу чыганагы да ул. Мондый төр уеннар өлкәннәрнең сәламәтлегенә, кәефенә дә зур йогынты ясый һәм дә йөрәк системасына, кул-аяклар эшчәнлегенә дә, терәк-хәрәкәт аппараты өчен дә кирәкле күнегүләр булып кала.