"Янгын куркынычсызлыгы профилактикасы"

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

   2019 елның 13 нче һәм 14 нче  март көннәрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Челныгаз ЭПУ хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә Кече Шилнә авыл җирлегенең 70 яшьтән өлкән һәм күп балалы гаиләләренә план буенча чыгу оештырылды. Йөрү барышында йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгы тикшерелде.

      Чара барышында куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырылды һәм профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Күзәтчелек хезмәте инспекторлары гражданнарга электр приборларын һәм газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен, шулай ук янгын чыккан вакытта гамәл таләпләрен үтәү кирәклеген аңлаттылар. Барлыгы 19 күп балалы гаиләгә һәм 67 өлкән яшьтәге гражданга керелде.

     Гражданнарга чыгуның төп максаты - Тукай муниципаль районында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International