2019 елның 14 мартында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар өчен экскурсия үткәрделәр.
Экскурсия барышында балалар экспонат, экспозиция турында белделәр, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Балалар өчен уңайлы формада Ватан тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.
Мондый чараларны оештыру һәм уздыру мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып-белү өлкәсен киңәйтә, аларның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыра, шулай ук яңа уңай тәэсирләр һәм хисләр алырга мөмкинлек бирә.