«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Без спортны яратабыз!» дигән спорт бәйрәме

2019 елның 15 марты, җомга

       15 нче март 2019 нчы ел, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова “Без спортны яратабыз” дигән спорт бәйрәме үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның физкультура һәм спорт белән кызыксынуларын үстерү, хәрәкәт активлыгын арттыру.

Сәламәтлек-һәр кеше өчен иң кыйммәтле сыйфат. Физкультура төп сәламәтлек чыганагы булып тора, кыюлыкны, тәвәккәллекне үстерә, коллективизм, дисциплина хисләрен, ә иң мөһиме - максатка ирешүдә ихтыяр көче тәрбияли.

Стартка  “Туп” һәм “Зенит” командалары  чыкты. Беренче бирем- командаларны игълан итү. Ул бик дәртле һәм рифмалаштырылган иде. Командаларга йөгерү, гимнастика келәмнәре буенча йөрү, туплар белән эстафеталар тәкъдим ителде.  Анда социаль хезмәт алучылар үзләренең спорт күнекмәләрен күрсәтә алдылар.

Нәтиҗәләр чыгарганнан соң “Туп” дигән команданың җиңүе ачыкланды. Бәйрәм  кызыклы һәм күңелле килеп чыкты,   уңай эмоцияләр һәм яхшы тәэсирләр калдырды.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International