“Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә “Кышны озату” бәйрәме узды.

2019 елның 15 марты, җомга

 Чараны “Какаду” бәйрәм оештыру агентлыгы хезмәткәрләре үткәрде.  Тамаша җырлар, мәзәкләр белән башланып китте. Аннан соң агентлык хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыларны ике командага бүлеп көч һәм җитезлеккә уеннар, конкурсларда ярыштырдылар. Чара ахырында инде кемнең җиңүе мөһим түгел иде, барысы да уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар кәгазь битләрендә үтеп баручы кышның күңелсез очраклары турында яздылар һәм аларны ерткалап ташладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International