Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» директор Рузилә Бәширова җитәкчелегендә һәм җаваплы затлар «Кешеләрне эвакуацияләү, янгын чыккан һәм башка гадәттән тыш хәлләр булган очракта персоналның гамәлләрен эшләү»темасына теоритик дәрес үткәрде.
Әлеге дәреснең максаты-янгын вакытында бинадан тиз эвакуацияләү һәм шартлы янгынны сүндерү буенча учреждение хезмәткәрләрен өйрәтү һәм камилләштерү.
Дәрес барышында хезмәткәрләр, җаваплы затлар һәм учреждениенең дежур персоналы белән янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, янгын һәм башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта һәр персоналның эш алгоритмы эшләнде.