ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат - йортында социаль хезмәт алучылар һәм интернат хезмәткәрләре белән берлектә җыелыш булып узды. Көн тәртибендә янгын һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын үтәүгә, көннең эчке тәртип кагыйдәләрен үтәүгә, грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча сораулар булды.

18 нче март 2019 нче ел, дүшәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хажарова социаль хезмәт  алучылар өчен «Туклану гигиенасы һәм нормасы»  дигән темага мастер-класс үткәрде.

Баулы интернат – йортында « язылу буенча оныклар» акциясе дәвам итә.

2018  елның 15 нче Март көнне “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү  бүлекчәсендә   Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Ильдар улы Кадыров hәм  әйдәп баручы белгече Гөлназ Фәрит  кызы Шакирова белән очрашу булып узды.

Агымдагы елның 15 нче мартында  “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, “Халыклар дуслыгы” музее җитәкчесе Гарифҗан Галиевич Галиев белән  очрашу булып узды.

Кариле авылында яшәүче Мөхәммәдиев Галимҗан Мөхәммәди улына 17 март көнне 90 яшь тулды.


15
март, 2019 ел
җомга

 Тургай " приютында "Яшә җир" программасын тормышка ашыру кысаларында "Табигать почмагы, бүлмә гөлләре"темасына викторина уздырдылар. Чарада балалар бүлмә үсемлекләре һәм аларны карау алымнары турында белемнәрен ныгыттылар.

2019 елның 15 март көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Хәсәнов Хаҗинур Хәсән улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хаҗинур абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

2019 елның  15 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Без үз Ватаныбыз патриотлары” дигән видео дәрес  үтте.

2019 елның  15 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Без үз Ватаныбыз патриотлары” дигән видео дәрес  үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International