2019 елның 15 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Без үз Ватаныбыз патриотлары” дигән видео дәрес үтте.
Дәреснең максаты балаларда әхлакый патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт, үз гамәлләре өчен җаваплылык формалаштыру.
Дәрес барышында балалар патриотлык нәрсә ул һәм кемне патриот дип атаулары турында фикер алыштылар. Рәсәй символикасын кабатладылар. Аннарф викторина сорауларына җавап бирделәр.
Дәрестән соң балалар Бөек Ватан сугышы турында “28 Памфиловцев” фильмын карадылар.
20 бала катнашты.