“Дуслык һәм изгелек юлы”, Яңа Чишмә муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге.
2019 елның 13 мартында “Язгы изге эшләр атнасы” - «ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН- МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, район үзәк китапханәсе белгечләре белән, социаль ярдәм алучы балалар өчен “Дуслык һәм изгелек юлы” дигән конкурс программасы оештырдылар. Балалар чара барышында чын дуслыкның нинди булуын белделәр, алып баручылар дуслык турында шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук алар белән дуслык һәм изгелек турында “Мәкалә җый”, “Мин һәм минем дусларым” уеннары үткәрелде. Ахырдан балалар “Дуслык чәчәге” ясадылар, аның таҗлары чын дус нинди сыйфатларга лаек булуыннан торды.
Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, чараның барлык катнашучылары белән фото ясалды.