“Юлдаш”та террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре буенча теоретик дәрес узды.

2019 елның 22 марты, җомга

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Шул уңайдан, җомга, 22 март көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та эшләүче хезмәткәрләр өчен директор урынбасары Нуретдинов Рөстәм Салих улы теортерик дәрес үткәрде. Әлеге дәрес барышында, интернат-йорт шартларында сәламәтлеккә зыян китерүче төрле куркыныч туганда, биредә тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклауны, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерүне, ябык бинада янгын куркынычын тудыручы факторларны тагын бер кат хәтердә яңартып уздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International