24 нче мартта бөтендөнья туберкулёз белән көрәшү көне уздырыла, чөнки нәкъ шушы көн туберкулёзны китереп чыгаручы туберкулёз таякчыкларын ачу көне булып исәпләнә. Барлык йогышлы авырулар арасында туберкулёз үлемгә китерүче авыруларның чагыштыргысыз лидеры булып тора. 22 март көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та тәрбияләнүчеләр өчен реабилитация бүлеге белгечләре медицина училищесының студент-волотерлары белән берлектә донор «Туберкулёз белән көрәшү» көне уңаеннан тематик кичә оештырды.