Яз җитүгә юллар боз белән капланды,аяк асты тайгакланды. Бу шартларда машина алдына якын килү бик куркыныч, тайгак юлда машинаны тиз генә туктататып булмый.
“Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе” социаль технологиясен тормышка ашыру максатыннан, Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында социаль эшләр буенча белгеч юл кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә җәяүлеләр өчен юл , светофор, юл билгеләре булмаган торак пунктлар өчен булды. Мондый торак пунктларда өлкәннәргә машина юлыннан йөрергә туры килә. Үзләренең куркынычсызлыгын саклау өчен аларга ашыкмаска, тирә-юньдәге машина хәрәкәтен игътибар белән күзәтеп, хәрәкәт итәргә кирәклеген искә төшерделәр.
Әңгәмә ахырында “Юл кагыйдәләрен беләсеңме?” дигән тест үткәрелде.