2019 елның 21 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәүлек буе эшләүче бүлек тәрбиячеләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән “Могҗизалар кыры” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.Әлеге чараның максаты булып балаларның гаилә, туганлык җепләре турында белемнәрен тирәнәйтү торды.
Табышмаклар чишеп, уенда катнашычылар сайланды. Уенда балалар гына түгел, ата – аналар да катнашты. Балалар зур кызыксыну белән биремнәр чиштеләр. Абиловаа амалия җиңүче булды.