Сез законны беләсезме?, Чирмешән КЦСОН “Мәрхәмәтле йөрәк"

2019 елның 22 марты, җомга

Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең  социаль эш буенча белгече Наталья Ларионова  Иске Үтәмеш урта гомумбелем мәктәбендә «Фемида дәресләре» хокук клубының чираттагы чарасын - “Сез законны беләсезме?” дигән темага әңгәмә уздырды. Чарада видеоролик күрсәтү, дискуссия, балигъ булмаганнар белән әңгәмә кебек эш алымнары кулланылды. Нәтиҗәләр ясап, социаль эш буенча белгеч укучыларга «Мәктәптә бала хокуклары» дигән буклетлар таратты. Чарада 8 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International