Шушы көннәрдә Алабуганың «Доверие» үзәге«Profibook» проекты кысаларныда «Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте» партнерлары белән берлектә социаль хезмәт алучылар һәм аларның ата-аналары өчен таныштыру экскурсиясе һәм иҗади мастер-класслар оештырылды. Әлеге чарада күп балалы гаиләләрдәге, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, шәһәрнең тәрбиягә бала алган гаиләләреннән 13-14 яшьлек балалары катнашты. Студентлар һәм укытучылар балалар өчен зур программа әзерләгәннәр: хореографиядә балалар хип-хоп стилендәге, халык биюләре, бию нигезләре белән таныштылар, актерлык осталыгы дәресләрендә сәхнә сугышын кую техникасы белән таныштылар. Эстрада музыка сәнгате курсының студентлары балалар өчен җырлар башкардылар, укытучылары Италия гармониясе турында сөйләде. “Дизайн” бүлегенең мастер-классында балалар бары бармак ярдәмендә генә кул туку техникасында йон беләзекләр ясарга өйрәнгәннәр. Үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, экскурсия балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерде, алар өчен яңа иҗат һәм мәдәният атмосферасына керүгә шат иде. Кайбер балалар хәтта киләчәк турында уйланып та, тормышларын сәнгать дөньясы белән бәйләргә теләк белдерделәр.