"Язгы ташу чорында куркынычсызлык чаралары"

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Кыш әкрен генә язга урын бирә, су басу вакыты якынлаша. Язгы ташу, бигрәктә елгаларга якын урнашып яшәгән кешеләргә куркыныч яный. Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өйгэ йөреп хезмәт курсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгечләр Һэм социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучыларга язгы су басу куркынычсызлыгы турында сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр су басу куркынычы янаган социаль хезмәт алучыларның базларыннан кышка саклыкка салынган яшелчәләрне чыгардылар, йорт-җир тирәсендәге карларны көрәп бетерделәр, язгы сулар агып китсен өчен, ерганаклар ердылар. Социаль хезмәт алучыларга язгы ташу турында курсәтмәләр бирелде һэм кичектергесез ярдәм күрсәтү телефон номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International